Ишетәсеңме мине, мин сине яратам
Күңелдә яра булса да мин мәхәббәт таратам
Дөньяда, чөнки безнең икебезнең арада
Меңләгән дивар булса да, безгә комачауласа да
Хисләрем үсәр генә бит сиңа карата
Син булганда янымда уяна күңел кылларым
Булсаң янымда кыен түгел юлларым
Аларга басасыңдыр белеп яки ялгыш
Кемгәдер очрак кына бу, ә мин беләм язмыш
Кабул итәм сине бөтен сыйфатларың белән
Җаным янында тирәләй әйдә әйлән
Сиңа бүләк булсын минем кафия сәйлән
Моңлы минем көем мин бит сиңа гашыйк
Гыйшык ишекләрем йөрәгеңә ачык
Әйдә ашык, әйдә бергәләп мәңгегә качыйк
Әйтермен соңламый кияүгә миңа чык
Әгәр, булсам да хәзер өемнән ерак
Сәфәрдә булсам да тик көемнән ныграк
Таба алмасмын мәхәббәт, сөйгәнемә телим сәгадәт
Икәүдән-икәү генә үткәрдек ничә сәгать
Белмим, әйт! Дөньяны безгә киңәйт!
Дип әйтәсе килә күңелдә зилзилә
Уята синең ягымлы күркәм моңнарың
Төрле хатирә: шатлыгың һәм моң-зарың
Ә сөйгән ярым булыр иң мөкатдәс көй
Тик әлегә кычкырам: ишетәсеңме, сөй!
Ишетәсеңме... Мин сине бит яратам
Ярдәм ит миңа көй мин бит ярымны табам!