Сәлам авылдаш, сәлам Актанышбаш
Сәлам күрше, сәлам таныш түгел туташ
Исемем Җәлил мин Рөстәм улы булам
Шушы авылдан аңа мәңгелек дан!
Мин аның белән инде таныш бәләкәйдән
Авылымны сөяргә әнкәй белән әткәйдән
Өйрәндем күптән, ничә ел инде үткән
Егерме ике, авылда яшәү киеренке
Тик аңа карамый кеше бетми җирнеке
Безнеке, төп милек: куанычы ирнеке
Таянычы илнеке, ә тыныч тормыш
Куанычы син сайлап алган нечкә билнеке
Абайлап кына үттем мәктәп басмасын
Шул елларның хәтирәдә генә каласын
Бердә уйламый беренче сыйныф баласы
Тик барыбыр бердә кире килми кайтасы
Ник дисеңме? Нигә исәңдә түгел мени
Нәни чакта килә иде бит зур буласы
Сине сыендыра иде балалар бакчасы
Бүген кызыксындыра инде байлар акчасы
Нәрсә генә күрмәде безнең төнге урам
Мактанырга урын юк күбесе аның харам
“Салгач” барсы каһарман - бу безнең заман
Тик барыбер алга бара безнең авыл һаман
Кемгәдер мәдәният йорты кемгәдер тыкырык
Берсенә - егерме, берсенә - кырык
Күр сәнә дустым берсенә кырыктан артык
Бисмилла дисәң: картлык та шатлык
Барлык өлкән кешегә әйтәм: исәнмесез
Сәлам яшьләргә ничек хәл-эшләрегез?
Шәп - дип әйтегез дуслар һәрберегез
Кеше ышанмаса Җәлил әйтте диегез
Атнада бар җиде көн, җиде көндә: җиде төн
Җиде көннең бересен җомгага йөре син
Йөресен - дустың бу сөннәт түгел, фарыз
Әйдә безнең белән бергә мәчеткә барабыз