Ай нурлары тешеп җиткәч
Арыган урамнарга .
Тышка чыгып карап торам
Ачылган һаваларга ,
Ачылган һаваларга . #u2fe21fec06s#
Йолдызлардан эзләп карыйм
Сагышлы күзләреңне .
Әйтерсең йолдызлар белә
Синең җан серләреңне.
Синең серле күзләреңне
Күкләрдән табалмадым.
Йолдыз атылгач теләкне
Әйтеп калдыралмадым,
Әйтеп калдыралмадым.#u2fe21fec06s#
Йолдызлардан эзләп карыйм
Сагышлы күзләреңне .
Әйтерсең йолдызлар белә
Синең җан серләреңне.
Иң матур йолдызны сиңа
Бүләк итәргә идем .
Таң атканда аның ялгыз
Калганын беләлмәдем,
Калганын беләлмәдем.#u2fe21fec06s#
Йолдызлардан эзләп карыйм
Сагышлы күзләреңне .
Әйтерсең йолдызлар белә
Синең җан серләреңне.
Әйтерсең йолдызлар белә
Синең җан серләреңне.