Тәрәзәңне ачып,
Моңсу уйга талып,
Ямьле кичтә айга карыйсың.
Нинди уйлар уйлап,
Моңсу көйләр көйләп,
Йолдызлардан күзең алмыйсың?
Йолдыз атылганда,
Аны сагынганда
Мәхәббәткә әллә юрыйсың?
Йолдызларга карап,
Сөйгәнеңә алдап
Сөю җырын әллә җырлыйсың?
Юксынуың беләм,
Күзләреңнән күрәм:
Күңелләрең ерак-еракта.
Йолдызларга карап,
Хисләреңне барлап,
Алсуланып кайчак таң ата.
Йолдыз атылганда,
Аны сагынганда
Мәхәббәткә әллә юрыйсың?
Йолдызларга карап,
Сөйгәнеңә алдап
Сөю җырын әллә җырлыйсың?
Кемгә ышанып көтеп ятасың?
Моңланып, уйланып аны сагынасың?
Төннәр буе елап чыгасың.
Мәхәббәтне алай югалтасың.
Бас каршына, әйт, оялма:
“Синсез дөньяда яшәү юк миңа!
Син – кояшым, син – йолдызым!” дип.
Мин сине яратам!