Бер син генә түгел лә – ул миңа болай караган,
Керфекләрен тарак итеп күз нурларын тараган.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
Бер син генә түгел лә – ул миңа болай омтылган,
Сагышлы чагымны күреп күзләренә моң тулган.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
Бер син генә түгел лә – ул миңа болай сүз дәшкән,
Акыллы киңәшләр биреп бәхет юлы эзләшкән.