Их, күрше егете!
Тәслимә Низами шигыре һәм көе
Үземнеке булырсың дип,
Мине карап үстердең.
Үсеп буйга җиткәчтен дә
Гел мине саклап йөрдең.
Һәркөн сиңа ияреп,
Кичке уенга киттем.
Мине егетләр озатса,
Капка төбендә көттең.
Кушымта:
Яндыра да, көйдерә дә
Их, бу күрше егте!
Һаман бергә йөрер идек,
Булыр идем синеке!
Бәхет кошы тоткан сыман
Очып кына йөрисең.
Күрше кызы яратканны
Сизмисең дә, күрмисең.
Кушымта:
Кемнәр сиңа сыена соң,
Кемнәргә күз атасың.
Кайсы бәхетлесен болай
Өзелеп яратасың.
Машинаңны түгел, күршем,
Күрше кызын, ярат син.
Җиләк кебек пешкән чагым,
Тиз үзеңә карат син.
Кушымта:
Машина-компьютер – көндәш,
Менә нинди замана.
Бәлки, күршем эзләп килер,
Китеп барам Казанга!