Чәк-чәк
Дуслар белән бер җыелып
Утыруы ни тора.
Хәлләр белеп бер сөйләшсәң
Бәйрәм кебек тоела.
Гөрләп кайный чәйләребез,
Күңелгә шундый рәхәт.
Өстәлебез түрләрендә
Татлыдан татлы чәк-чәк.
Припев:
Чәк- чәк әйдә бие,
Чәк-чәк әйдә җырла.
Чәк-чәк бергә бергә
Якын дусларын җыя.
Чәк- чәк әйдә бие,
Чәк чәк әйдә җырла,
Чәк-чәк безгә кушыл
Син дә читтә торма.
Күкләр йөзе әгәр бер көн
Болытлар каплаа алса.
Күңелләрне күтәрергә
Чәк-чәк иң якшы дәва.
Чәк-чәк сыман баллы булсын
Сезнең гомерләрегез.
Минем кебек моңаймыйча
Җырлап кына яшәгез.