Нәфисә Хәбибдиярова сүзләре
Әбри Хәбриев көе
"Урталайга бүлдем"
Бу җырыма куштым чишмә моңын,
Бу җырыма куштым таң нурын,
Мәхәббәтне куштым, аз булса да,
Сагынуның куштым сабырын.
Бу җырыма куштым җилләр шавын,
Куштым азрак яшен чаткысын,
Сөю ләззәтеннән – чак-чак кына,
Сөю газабының - яртысын.
Куш:
Яртысын мин сиңа калдырамын,
Бәлки мине берчак аңларсың,
Минекедәй җаның сызланганда,
Син дә бер көярсең – янарсың.
Син дә, бәлки, шулчак тоярсыңдыр
Ялгыз янып, ялгыз сөюне.....
Кермә күңелемә! Мин бикләндем!!!
...Уртак бүлдем янып-көюне.
Куш.
Урталайга бүлдем – сиңа бирәм
Янган утларымның яртысын,
Күңелеңдә маяк итеп сакла
Минем сөюемнең яктысын.
Мин түзәрмен - түземлеләр түзә!
Янып кабат көлдән терелә.
Онытырмын, тик үтенәм шуны –
Күңелемә бүтән үрелмә!