Халисә Ширмән сүзләре
Әбри Хәбриев көе
Сорамагыз, дуслар, “Бу хисләрнең
Кайсысы соң, - диеп, синеке?”
Мин, ахрысы, яралганмын Күктән,
Хисләрем дә түгел Җирнеке...
Куш:
Яралганмын Кояш нурларыннан –
Шатлыгым бар күңел очарлык!
Көлтә-көлтә нурга чума җаным –
Барыгызны бергә кочарлык!
Яралганмын каурый болытлардан –
Җиргә аз-маз сагыш тараткан...
Моңсу була кайчак шигырьләрем -
Минем дә соң бар ла яраткан...
Куш:
Юлларымда хәсрәтлене күрсәм –
Кайгы тама никтер җырымнан...
Үкенгәннең үкенече йога –
Узган чакта аның турыннан...
Йөрәгемә шулай мең төрле хис,
Мең төрле моң сездән җыелган...
Тик бер генә чикләү – шигырьләрдә
Үземнекен әйтү – тыелган!..
Куш:
Шуңа да сез, зинһар, сорамагыз,
Юрамагыз моң-зар күзләрдә...
Мин бәхетле сезнең күңелдәген
Әйтеп бирә алсам сүзләрдә...