Салават күпере сөям дигән сүз ул
Яшен белән күккә язылган.
Бәхет күпере ул безне өчен
Безнең икебез өчен сузылган.
Кушымта:
Бу сүзләрне син бер әйткән идең
Зәңгәр күккә карап елмаеп.
Салават күпере чыккан саен хәзер,
Сине сагынып карыйм моңаеп.
Синең белән, иңне-ингә куеп,
Ничә еллар бергә үтелгән.
Аллы-гөлле салават күпере түгел,
Җир өстендә гади күперләр.
Салават күпере инде башкаларга
Сөю сүзе булып язылсын.
Бәхетлеләр сөйсен, мәхәббәтләр
мәңге сүнмәс өчен кабынсын.