Кайчандыр без
Юлга чыктык,
Бәхет эзләп барабыз дип,
Үрләр ялгап алабыз дип.
Атлый-атлый
Килеп җиттек инде бугай,
Мәтәм көе уйный курай.
Мәетләр тулы кырларда,
Карга күзен карга чукый,
Караклар салган мәчеттә
Шайтан үзе намаз укый.
Фәхишәләр – остабикә
Ятимнәр караган күзгә,
Гәрипләр хәер сораша
Бәйрәм бүген диеп безгә.
Күрәсең, без
Юлда ялгыш китеп сукырлар артыннан,
Адашканбыз юл чатында.
Хәзер инде
Тузга нәләм тотып кулга,
Чыгып булмас дөрес юлга.
Адашканнар моcафыйләр,
Суфыйләр кыз куенында.
Көтүчеләр җырны суза
Төнге пәри уенында.
Сукырлар – юл күрсәтүче,
Телсезләр менгән азанга.
Тәре таккан юлбарчылар
Мәчет сала изге тауга.
Юл башында
Курыкмадык кара куе урманнардан,
Ач бүреләр улаганнан.
Тик юл бетте,
Килеп җиттек шундый җиргә,
Сарык бүре булган илгә.
Чәчәк аткан алмагачка
Оя кырган алакарга.
Кемдер бүген кырым сипкән
Кичә яуган аппак карга.
Саташканнар сандугалар,
Иткә туенган бүреләр.
Кемдер тагын дарга менгән
Якты киләчәк күрергә.