Исәнме син туган авылым минем,
Сиңа кайттык тагын сагынып
Җылы бәдрәф эзләп качсак та калага.
Җыр багышлый сиңа кияз егетләрең,
Сабантуйга кайта буяп иренен.
Хаман мактап шәһәр кибетләрен
Синен кызлар ятлар килене.
Ә син әле хаман исән икән
Синен җылы яңгыр ява сибәләп
Элек печән чапкан безнең болыннарны
Никтер баскан әрсез тигәнәк.
Эчеп үлгән икән мескен Гариф
Әминәләр күчеп киткәннәр
Урамнарда юк бер җан иясе
Әйтерсең лә агу сипкәннәр.
Авыл, авыл , туган авыл.
Көтү хаман чират белән икән
Инде туктар диләр быелдан.
Без укыган мәктәп капкасына
Бикле диеп язып куелган.
Таудай булган авыл чүплегенә,
Кем ташлаган ватык гармунын.
Юкка чыккан безнең озын Җәмил,
Авылымнын алып бар моңын.
Күптән мәрхүм күрше апаларның
Өен башка халык алган арзанга.
Заманның иң ак читса йортын,
Көйләгәннәр хәмер сатарга.
Яңа хуҗа килгән авыл кырларына
Калган корып ялгыз алмагач.
Томаланган безнең изге чишмә,
Су алырга кеше бармагач.
Күккә ашкан мәчет манарасы
Бүген иман әйтә портком Сөләйман.
Чирле авыл калган кечерәеп,
Зират кына тагын зурайган.
Мин хушлашам танып гаебемне
Бу зиратта минем бабалар.
Берәр кайчан кайтырсыз бит диеп,
Алар безне көтеп яталар.