Кояш чыкты, ул калыкты,
Тәрәзәдән нур балыкты.
Уян, татар, уян инде,
Уянырга вакыт җитте.
Ач күзеңне, күр үзеңне
Бу тормышның көзгесендә.
Инде кемгә калдың охшап,
Нинди кавем йөзе синдә?
Татар телен, туган телен
Гарипләрең каян белсен?
Үз илеңдә үз телеңдә
Сөйләшергә гаҗиз бит син.
Уян, татар, уян инде —
Шуны сорый үзе заман.
Милләтче дип аталудан
Куркасыңмы әллә һаман?!
«Милләтем», дип әйтсә берәү,
«Милләтче», дип чыкты сүзе
Татар өчен кем көрәшсен,
Көрәшмәсә татар үзе?!
Уян, татар, уян инде,
Уян син, дип кояш чыга.
Тор да кузгал изге эшкә,
Бу җыр шуңа булсын дога.