Кайвакыт була шулай,
Көндез - кояш, төнлә - ай.
Икенче көнгә исә
Болытлы җилләр исә.
Күктән тама күз яшьләре
Яңгыр тамчысы булып,
Булса булсын безнең өстә
Кыска гомерле болыт.
Бик күп еллар үтәсең
Бәхетенне көтәсең.
Кычкырып дәшмәсә дә,
Ул көтә янәшәдә.
Җир шары бер әйләнә дә,
Табыша ике йөрәк.
Очрашкан ике йөрәккә
Бары бер бәхет кирәк.
Корылган дөнья шулай,
Кояшсыз яктырмый ай,
Ялгыз йөрәк көтә пар,
Кара җир көтә ак кар.
Яңгыр тамчысыдай оча
Җиһан буйлап җир шары,
Бу җирдә очрашу көтә
Һәр кемнең насыйп яры.