Көтәрмен
(Зәйнәп Фәрхетдинова)
1. Күкләремнән тере яшен үтсә,
Күкрәү үтсә минем таңымнан.
Ярдәм кирәк, коткар мине диеп
Мин чакырман сине, чакырмам!
Тик яшеннәр үтеп кояш чыкса,
Юлларыңа чыклар тезәрмен.
Өметемне җайга китерелеп
Мин көтәрмен сине, көтәрмен!
2. Көз килгәндә моңсу төннэремдә
Шатлык, кояш китсә җанымнан.
Җил туздырган буш бакчама чыгып
Мин чакырмам сине, чакырмам!
Тик күңелем белән төнге күкне
Күзләреңә синең тиңләрмен.
Өстәлемә соңгы гөлләр җыеп,
Мин көтәрмен сине, көтәрмен!
3. Тәрәзәмне боз капланып күмсә
Җилләр үтсә тиеп янымнан.
Салкыннардан мине арала дип
Мин чакырмам сине, чакырмам!
Килмәс булсам сиңа сиздермәм дә.
Юлларыңнан читкә китәрмен.
Тыным белән тәрәз бозын өреп
Тик барыбер сине көтәрмен,
Тик барыбер сине көтәрмен.