Рим Хәсәнов музыкасы
Расих Ханнанов сүзләре
Кырык яшь миңа, кырык яшь, кырык яшь
Өй алдында үсә миләш.
Миләшем дә миңа тиңдәш
Димәк аңа да шул кырык яшь.
Чакырма яшьлек чакырма,
Йөрәгемне арбап торма,
Үткәннәрне сагындырма,
Назларымны кабындырма.
Кырык яшь миңа инде тулган
Давыл булып яшьлек узган.
Аны мин сагынам кайчак
Ләкин яшьлек кайтмаячак.
Чакырма яшьлек чакырма,
Йөрәгемне арбап торма,
Үткәннәрне сагындырма,
Назларымны кабындырма.
Өй алдында кипте миләш
Нәрсә булды сиңа яшьдәш?
Кем сындырды, әйтче, сине?
Калдырып ялгызга мине.
Чакырма яшьлек чакырма,
Йөрәгемне арбап торма,
Үткәннәрне сагындырма,
Назларымны кабындырма.