Кичке шәһәрдә төн
Барда йокларга яткан
Бөтен җирдә караңгы
Минем тәрәзәмдә генә ут янган
Алам кәлам, һәм мин хат яза башлармын
Язып куям зур итеп-Мин сине сагынамын
Язам синнән башка яши алмаганымны
Өзелеп яратканны,онытмадым карашыңны
Бер кем керә алмас икебез арасына
Бер кем дә су сипмәс мәһәббәт учагына
Сине күрәм мин һәр көн төшләремдә
Күрмәсәмдә син мәңге күңелемдә
Ахырда язам мин сине яратам
Убәм диям дә,бер ничә нокта куям
Минем буласым килә
Бары синең янында
Ягымлы карашыңны
Тояр идем янымда
Син килден бу шәһәргә
Бары ике көнгә
Күрәсеңме, яңгыр ява
Кушылып җылыйм мин дә
Бергә булган чакта
Вакыт бик тиз үтә
Очарга әзер самолет
Бары сине ул көтә
Китәсен иркәм кабат
Китәсен еракка
Мин сине онытмам
Син дә мине онытма
Җылы җилләргә салып
Җибәрермен сәләмемне
Син шатланырсың,елмаерсың
Укыгач хәбәремне
Син көн,ә мин төн
Очраша алмыйбыз әлегә
Йолдыз кебек балкып калдын син йөрәгемдә
Мәңгелек эз калдырдын минем күңелемдә
Тәннәрең җылыта иде кышкы салкын көндә
Хәзер безнең уртада ике галәм арасы
Бик сагындым мин сине ай һәм кояш баласы
Мин килермен янынга таулар, далалар аша
Мин килермен янынга кырлар, урманнар аша
Сине кочаклап алам,һәм җибәрмәм бердә
Күрәсеңме, яңгыр ява
Кушылып җылыйм мин дә
Тамчы тама күктән җиргә
Әкрен генә учак сүнә
Кайчан булырбыз без бергә
Калдырып китмә иркәм