Бала туа үз бәхете белән
Үз язмышы белән дөньяга.
Якты өмет, терәк, олы шатлык
Куаныч булып ата-анага.
КУШЫМТА:
Күңел җимешебез, йөрәк тибешебез
Бәхет-шатлыгыбыз балалар.
Гомер көзебездә, картлык көнебездә
Булсын иде таяныч алар.
Бу дөньяда Ходай беркемне дә
Аермасын бала бәх(е)теннән.
“Балам” диеп, кулларына алып,
Иркәләп сөю рәхәтеннән.
КУШЫМТА:
Күңел җимешебез, йөрәк тибешебез
Бәхет-шатлыгыбыз балалар.
Гомер көзебездә, картлык көнебездә
Булсын иде таяныч алар.