Чиксез җиһан киңлегендә,
Якты йолдыз — син ул, дидең.
Меңнәр арасыннан, иркәм,
Сине сайлап, сине сөйдем.
Куллар — кулда, күзләр — күздә,
Кирәк түгел артык сүз дә.
И Ходаем, теләгем бер:
Парлы гомер бир син безгә.
Сөюебез ялкынында
Җылынырбыз икәү, иркәм.
Нинди бәхет, Ходай безгә
Чын мәхәббәт бүләк иткән.
Куллар — кулда, күзләр — күздә,
Кирәк түгел артык сүз дә.
И Ходаем, теләгем бер:
Парлы гомер бир син безгә.
Күз тимәсен, сүз кермәсен,
Арабызга гомер буе.
Киләчәктә көтсен безне
Мәхәббәтнең алтын туе.
Куллар — кулда, күзләр — күздә,
Кирәк түгел артык сүз дә.
И Ходаем, теләгем бер:
Парлы гомер бир син безгә.
Куллар-кулда, кузләр-күздә...
Кирәк түгел артык сүздә,
И, Ходаем теләгемдер
Парлы гомер бир син безгә...