Якыннар-дуслар җыелса,
Дөнья түгәрәкләнә.
Теләкләрнең иң изгесен бүген
Сезгә телисе килә:
Куш. Сәламәтлек, саулык
Гел ташып торсын.
Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын.
Шатлыкта-бәхеттә бу ямьле җирдә
Татулыкта яшәргә.
Сәламәтлек, саулык
Гел ташып торсын.
Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын.
Шатлыкта-бәхеттә бу ямьле җирдә
Яшәргә, безгә яшәргә.
Тормыш диңгездәй дулкынлы,
Ашкынып ага көннәр.
Дулкыннар бер ни дә түгел безгә,
Чыдам булсын җилкәннәр!
Кушымта шул ук.
Күңел моңга тулган чакта
Җырлыйк бер рәхәтләнеп.
Сагышларга юл куймыйча һәрчак
Яшик әле сөенеп.
Кушымта шул ук.