Келәч йөзе нурлар сирпи
Таҗда коенасың син
Уң ягыңда бик сылу кыз
Дөньяда юк аңа тиң!
Кушымта: 2 р
Йолдыз сана төннәр узды
Айсылукай туганда
Без иң якын дуслар идек
Бик кечкенә булганда .
Бүген менә синең туйда
Мин гади кунак гына
Син бәхетле - бу бик мөһим
Тик җан сиңа ашкына.
Кушымта: 2 р
Чирәмнәрдән чаба идек
Җәге яңгыр яуганда
Без иң якын дуслар идек
Бик кечкенә булганда .
Кушымта: 2 р
Йолдыз сана төннәр узды
Айсылукай туганда
Без иң якын дуслар идек
Бик кечкенә булганда .
Синең бүген минсез генә
Яңа тормыш башлана
Син бәхетле - бу бик мөһим
Тик җан - ярдан ташлама .
Кушымта : 3 р
Сандугачлар матур сайрый
Иртән кояш туганда
Без иң якын дуслар идек
Бик кечкенә булганда