Кайчан гына килерсең син,
Күзләреңә генә карар идем.
Бер сүз әйтмәсәң дә күзләреңнән
Аңлар идем сине, аңлар идем.
Күңелемдә моң диңгезе
Дулкын гына, талгын гына.
Килер әле диеп көтә-көтә,
Гомерем үтә ялгыз гына.
Кайчан гына килерсең син,
Газап утларында янмас идем.
Ялкыннарын җил-давылга биргэн,
Учак көлләренә калмас идем.
Күңелемдә моң диңгезе
Дулкын гына, талгын гына.
Килер әле диеп көтә-көтә,
Гомерем үтә ялгыз гына.
кайчан гына килерсең син,
янар идем бары синен хистэ,
тулы бэхет очен мина бары
синен елмаюын житэ...