Илгиз Мәҗитов көе
Роберт Әхмәтҗанов сүзләре
Койма буйларында яшел чирәм,
Кычытканнар анда ялангач.
Шул урамнар буйлап, ат-ат уйнап,
Чабып йөргән идек яланбаш.
Пароходлар тавышы калды анда,
Иделләрнең изге җилләре.
Күңелләрдә һаман җемелдәшә
Туган якның якты күлләре.
Туган урам, синнән киттек мәллә,
Атланышып агач атларга?
Кош баласын бер көн очыргандай,
Тараттың син төрле якларга.
Тараттың син, офыкларга китте,
Ерак китте барыр юлларың.
Туган урам, сине эзләп бүген,
Еллар кичеп кайтты улларың.
Кайттык эзләп, ләкин табалмадык
Таныш урам, таныш эзләрне.
Яна йортлар инде тора балкып,
Кояшларга борып йөзләрен.
Үпкәләмә миңа, яңа урам,
Чатларыңны моңсу урадым.
Син әйт миңа — кая китте икән,
Кая күчте яшьлек урамым?