1)Тәүге сөю килгән язгы көннәр,
Әкияттәй серле иделәр.
Минутлары белән искә төшәр,
Истә кала торган мизгелләр.
Кушымта:
Гүзәл иде,сөю бакчалары,
Чәчәк атты хуш исле гөлләр.
Мәхәббэтнең бормас сукмаклары,
Онытылмаслар сихри мизгелләр.(2 тап)
2)Дулкынланып сөю аңлатканда,
Кавыштылар кайнар иреннәр.
Искә төшәр ул таң атканда,
Кабатланмас татлы мизгелләр.
Кушымта:
Гүзөл иде сөю бакчалары,
Чәчәк атты хуш исле гөлләр.
Мәхәббэтнең бормас сукмаклары
Онытылмаслар сихри мизгелләр.(2 тап)
3)Тәүге сөю,гүзәл,ямьле көннәр,
Мәңге онытырлык түгелләр.
Янып-көю дәртле,татлы көннәр,
Истә калырлар ул мизгелләр.
Кушымта:
Гүзәл иде сөю бакчалары,
Чәчәк атты хуш исле гөлләр.
Мәхәбәтнең бормас сукмаклары,
Онытылмаслар сихри мизгелләр.(2 тап)