Доньялар бик нык үз гэрде
Әллә җитте ахыр заман.
Байлык өчен сугышалар
Нишләтә бу акчалар
Байлык узе нәрсә соң ул
Кайсыгыз миңа аңлата.
Купләр акчалары куп дип
Бар дөньяга мактана.
Акча бит килә дә китә
Имеш бәхеткә илтә.
Бәхетмени инде байлык,
Байлык бит ул бер айлык.
Кызлар да бит бу заманда
Белмилэр шул кадерне.
Бер айлык байлык хакына
Таптыйлар саф сөюне.
Ә кемдер йөри бит яратып,
Шул сөюгә ышанып.
Ташлап китәлэр бит бары
Алтынга алмаштырып
Бәхет байлыкта түгел ул.
Бәхет бит ул саулыкта.
Безнең гомер зур бәхет ул,
Саулык булса тормышта.
Бәхет акчада тугел ул
Бәхет- эти-энилэр.
Безгә тормыш бүләк иткэн,
Иң кадерле кешеләр.
Алардай ихлас сөюне
Бирмәс бүтән беркемдә.
Менә шул инде ул байлык,
Иң зур бәхет бу җирдә!!!
(Слова:Ильмир Фахрутдинов)