Син качасың, мин эзлимен - кайда моның азагы?!
Татлы тамак, баллы җимеш; кемдә икән ризыгың?!
Ирештерә иреннәрең нинди шаян уеннар!..
Ишаратын китерәсең! Ох, бу очынган кызлар!
Син очасың, мин куамын - бармы моның бетәсе?!
Кызыксынуларым каты, син бит, син иң тәмнесе!
Сине күреп сокланулар – телкәеңне йотарлык!
Хәйләкәр елмаюларың бармакларны яларлык!
Безнең шаян куышулар бетмәсен генә иде.
Икенчегә өйрәнмәсбез уйнап яшәсәк иде.
Күлмәкләрең юешләнсә – ычкыналар энҗеләр,
Туктаялмый мактанасың: эчеңдә күбәләкләр!
Сәгать көтми! Аха.
Рөхсәт сорыйм! Аха.
Тыннар җитми! Аха.
Утлар кими! Аха.