Лилия Сәлахетдинова сүз
Булат Җиһаншин муз
( Табигать кунеле )
Күрәсеңме кояш калка
Елга яры чүптә ята
Ихтибар ит тирә-якка
Үзең берчак чүпкә калма
Торналар да сирәк кайта
Чиста урын тапмаганга
Ак каеннан яшьләр тама
Түзәлмый ул кансызлыкка
Ихтибар ит йолдызларга
Күрәм никтер томан аша
Иштәсеңме сугыш бара
Бергаепсез каннар ага
Күрәсеңме кояш бата
Күрәсеңме ай да калка
Хыялый чак калды кайда
карап торган йолдызларга
Әйтәсеңме кагылмый дип миңа
Кагыла шул һәрбер битараф җаннарга
Табигатьнең куңеле барын аңла
Кеше булып кал дөньяда
Күрәсеңме бу манзара
Берчак аткан чәчкә монда
Бүген нәрсә, чүп өеме
Хыяллар күк калган аста
Күрәсеңме кояш бата
Күрәсеңме ай да калка
Хыялый чак калды кайда
карап торган йолдызларга