Көзге сагыш – (Белмәдем)
Көзләрнең салкыны
Сиздерми, тын гына
Саргайта дөньяны
Өшетә- куыра...
Әле кайчан гына
Җилләргә сөенеп
Серләшкән яфраклар
Сарыдан киенде...
Саргая бар дөнья...
Минем дә йөрәгем
Зар елый, әрнүдән
Йокысыз төннәрем!
Син киттең, томанда
Эреде хисләрең...
Сизмәдем, сөюнең
Көзләре җиткәнен...
Кушымта:
Яши идем моңа кадәр
Бары синең өчен генә!
Ятка калды сөйгән ярым,
Тик ышанмый күңел нигә?!
Миннән көлеп йөргәнсең –
Белмәдем, белмәдем!
Ялгыз җаным бәргәләнә
Көннәрен- төннәрен...
Әле кайчан гына
Син идең янымда.
Тик икәү идек без
Мәхәббәт ярында!
Бик чибәр идең шул...
Елмаеп куйганда
Дусларым көнләште...
Без бергә булганга
Бәхеттән исереп
Күрмәдем берни дә,
Ихластан ышандым
Синең һәр сүзеңә!
Җан дустым һәм минем
Бәхетем – сөйгәнем
Икәүләп кадады
Хыянәт хәнҗәрен!!!
Кушымта: шул ук.
Нигә, нигә ялгыз йөрәгемә
Урын таба алмыйм, һаман да бәргәләнәм!
Ышанмыйм, вакыт хисләрне басалмас!
Чын булса мәхәббәт – беркайчан югалмас!
Яшьләрне яшереп
Атлыймын юлымнан...
Ничә ел үтсә дә
Китмисең уемнан!
Кичердем, нишлим соң?
Мәхәббәт хакына
Ышанам, кайтырсың
Син кабат яныма!
Кушымта: шул ук.
Р. Галимов 5-6.10.2007 г.