Тары җире, киндер җире Татар халык җыры
Тары җире, киндер җире, Тары җире, киндер җире, Тары җире, киндер җире, Тары җире, әй, һай!.. Сөлгең аклы, сөлгең аклы, Сөлгең аклы, шакмаклы, Бер җырламый булмас инде Сез уйнаган такмакны.
Алъяпкычың ал мәллә, Алдыңда алма бар мәллә? Әйләнәсең, тулганасың, Әйтер сүзең бар мәллә? Алын аласы микән, Гөлен аласы микән, Арасыннан бер чибәрне Сайлап аласы микән?!
Аклы ситсы күлмәгеңне Кигәнеңне күрмәдем. Синең өчен хафаландым — Әле ярый үлмәдем. Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар Безгә насыйп яр булса.
Тары җире, киндер җире, Тары җире, киндер җире, Тары җире, киндер җире, Тары җире, киндер җире… Олы юлда — кыяк үлән, Иң нечкәсе кыл кебек. Бу җырларны бөтен дөнья Халкы җырлаган кебек.
Аклы яулык, чите мамык — Бәйлә — йөзең нурлансын. Мине ташлап, ятны сөйсәң, Нурлы йөзең хурлансын. Безнең кошлар урманда, Кайда сезнең кошыгыз? Килер көннәр — очрашырбыз, Ә хәзергә хушыгыз!.. Tari land, kinder land Tatar folk song
Tari land, kinder land, Tari land, kinder land, Tari land, kinder land, Tari land, oh, hey! .. Your towel is white, your towel is white, Your towel is white, cellular, One can't help but sing The patch you played.
Take your apron, Do you have an apple in front of you? You turn around, you're full, Do you have anything to say? Can you get it? May I have a flower? One of them is beautiful Can he choose ?!
Wear your white satin shirt I didn't see you wearing it. I'm sorry for you - I'm not dead yet. The white water is shaking If there is a rust in the middle. If you put it in the water, it will float If only we had a shore.
Tari land, kinder land, Tari land, kinder land, Tari land, kinder land, Tari land, kinder land ... On the highway - the grass, The thinnest is like a string. These songs are all over the world As if his people were singing.
White scarf, foreign feather - Bye - let your face shine. If you leave me and love a stranger, Let your radiant face be despised. Our birds are in the woods, Where is your bird? We will meet in the coming days, And goodbye for now! .. | |