СУЛАР АГА
Ризван Хәкимов көе
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
/Мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичев истәлегенә язылган җыр/
Сулар ага, сулар ага,
Кар суларыдыр?
Бу җырларың йөрәгемнең
Ярсуларыдыр?
Сулар ага, сулар ага,
Ник ага икән?
Синең дә йөрәгең шулай
Ут яна микән?
Сулар ага, сулар ага,
Су өсте томан.
Ярсудан йөрәгем, тимә,
Ярылыр сыман.
Сулар ага, сулар ага,
Ник ага икән?
Синең дә йөрәгең шулай
Ут яна микән?
Сулар ага, сулар ага,
Чайкала тора.
Соңгы тапкыр җырлыйм кебек
Суларга карап.
Сулар ага, сулар,
Тибрәлә дулкын.
Дулкын-дулкын, өзгәләнәм -
Бәхеткә булсын!