1) Бер карында ятып, сулыш алып
Бу дөньяга аваз биргәнбез.
Бала чактан бергә килгәнбез дә
Кайгы-шатлыкларны бүлгәнбез.
куш-та
Ел арасы еллар барасы
Кул башыңа куллар саласы ла
Туганнарның булмый ул яңасы
Безгә мәңге бергә каласы.
2) Кайгырма әле гомер уза диеп
Без бергә бит, шунысы мөһимдер.
Туган җанлы булмаганнар гына
Туган кадерләрен белмидер.
3) Шушы көндә синең туган көндә
Йортыбызга шатлык кергәндер
Балам туды диеп әткәй ул көн
Атлап түгел йөгереп йөргәндер.