Алсу йөзеңне күрсәмче,
Битләреңне бер үбсәмче,
Яулыгыңны бер күтәр инде,
Алсу йөзен күрсәт.
Күзләреңне бер күрсәмче,
Карашларыңны сизсәмче,
Яулыгыңны бер күтәрергә
Бир миңа син рөхсәт.
Кушымта:
Хәбибә шундый чибәр,
Хәбибә шундый матур,
Хәбибә шундый текә.
Мин әйткәннәрне тыңласаң,
Минем сүзләргә ышансаң,
Барысы да бик яхшы булыр,
Мин сине рәнҗетмәм.
Сине генә бер күрәлсам,
Сулышыңны бер тоялсам,
Башка бер генә нәрсәне дә
Синнән өмет итмәм.
Кушымта:
Күрдем алсу йөзләреңне,
Яна торган күзләреңне,
Миннән бәхетлерәк
Бер кеше юк якты дөньда.
Миңа гына ачылдың син,
Миңа гына ышандың син
Сине берәүгә дә бирмәмен
Кызыл кар яуса да.
Кушымта: