Әх матур да соң сабантуй бәйрәмнәре!
Ауылымның яше карты
Бөтен халык мәйданда
Яшь йөрәкне җилкендерә (2)
Уен кызып барганда.
Кояш кебек якты хисне
Күңелеңә салып куй
Буген бездә милли бәйрәм
Буген бездә сабантуй.
Чабыш атлар тирләп килгән
Сөлге салып иңенә
Бу бәйгегә өлкәннәрдә (2)
Сабый кебек сөенә.
Жәйге жилдәй назлы хисне
Күңелеңә салып куй
Буген бездә матур бәйрәм
Буген бездә сабантуй.
Жырга моңга сусаганда
Тыңлый тальян авазын
Яшьлек ярын сагынганда (2)
Бәйли йөрәк ярасын
Янгыр кебек яхшы хисне
Күңелеңә салып куй
Буген бездә шатлык таҗе
Буген бездә сабантуй.
Тамашаның һәр мизгеле
Татар рухын ныгыта
Дуслык хисе өстен булса (2)
Чиста саф җиңү ота
Кояш кебек якты хисне
Күңелеңә салып куй
Буген бездә милли бәйрәм
Буген бездә сабантуй.
Бәйрәмнәр мөбәрәк былсын дуслар!
Бәйрәм итик бергәләп!