Аракай
Тәслимә Низами шигыре һәм көе
Аракай – туган авылым,
Ике тау арасында.
Йөрәктә – хисләр давылы,
Йөзәм моң дәръясында.
Кушымта:
Сергей елгасы агадыр
Яшел ярларга тулып
Яшик әле, бәгырькәем,
Бер елга яры булып.
Мәгъзи тавы итәгендә
Без җыябыз шартлама.
Аракайның егетләре
Кызларны урлап ала.
Кушымта:
Кызлары пешкән җиләктәй,
Күзнең явын алырдай.
Ничек урламый түзәсең,
Ятларга биреп булмый.
Аракайларга кил әле,
Мәгарәгә кер әле.
Төбәктә ял итеп көч җый,
Ләззәтләрен күр әле.
Кушымта:
Җанга рәхәт: кайда-кайда,
Бары тик Аракайда.
Сезнең кебек якын дуслар
Юк шул башка беркайда.