Җәйге болыннарның яме,
Сандугачларның көйләре.
Күчеп кереп калган
Безнең нечкә күңелгә.
Авылның рәхим-шәфкате
Әти-әнигә рәхмәте.
Озата барсыннар иде
Бөтен гомергә.
Кушымта:
Әлегә беркемебез дә
Бушка әрәм узмады.
Дәрәҗәләрне төшермик,
Без бит-авыл кызлары!!
2)Язмыш кая ташласа да,
Юлларыбыз балкып кала.
Көлеп тора өйләребез,
Гөлгә уралган.
Тәмле-татлы сыйлар пешеп,
Табалардан тора төшеп.
Өяләнгән безнең куллар
Яшьтән сыналган.
3)Егетләрнең иң шәпләре
Иң акыллы, чибәрләре.
Үзебезгә каратканбыз
Ялгышмый йөрәк.
Байлык диеп җан атмадык,
Һаман гади булып калдык.
Булганына Шөкер итеп,
Яшибез гөрләп.