Төнбоеклар төнлә судан калкып чыккан,
Сандугачлар моңын әллә тыңларга.
Ямансулап тагын күл буена төшәм,
Кайдан гына сине эзләп табарга?
Сине эзләп, эзләп кичен кояш бата,
Сине эзләп,эзләп моңсу таң ата.
Сандугачлар моңы,җанга дәва биреп,
Син кайтырсың диеп, мине юата.
Ай нурлары төнлә, күл өстенә төшеп,
Безнең сөюләргә яңа юл салган.
Минем кебек айда Зөһрә кыз да ялгыз,
Аның да бит китеп яры югалган.
Җәй уртасы узды, көннәр кыска инде,
Сандугачлар моңы тәмам бетә бит.
Сабырлыгым җитми, моңсыз ничек түзим?
Салкыннардан куркып кошлар китә бит.