Дәшә мине һәрчак туган авылым
Туган ягым бар чаяны
Шунда кайтсам күтәрелә күңел
Онытыла бар кайгыларым
Кырлай урамнарында адашып
Калды сөекле балачакларым
Сине ташлап китсәм дә авылкаем
Юк сине онытачагым
Күз алдында һәрчак урманнарың
Уйнап үскән киң болыннарың
Шул болыннарыңда бил алышып
Гөрләп үткән сабантуйлары
Кырлай урамнарында адашып
Калды сөекле балачакларым
Сине ташлап китсәм дә авылкаем
Юк сине онытачагым
Иртәнге азан тавышына кушылып
Моңлана сандугачларың
Шул моңнары яшәргә көч бирә
Сагыш күлләреңдә йөзгәндә
Кырлай урамнарында адашып
Калды сөекле балачакларым
Сине ташлап китсәм дә авылкаем
Юк сине онытачагым