Бәхет дигән серле бер кош
Яши, диләр, читлектә.
Жиде йозакка бикләнгән,
Аып булмый, ничек тә.
Ҡ-та:
Бәхетемнең йозагы,
Жидәү генә бит әле!
Жиде сәгатьтә ачмасам,
Жиде көн бар бит әле!
2.Бәхетне нигә соң Ходай
Читлектәргә качырган?
Һәр кеше бит хыяллана
Шул читлекне ачырга.
Ҡ-та:
Бәхетемнең йозагы,
Жидәү генә бит әле!
Жиде көндә ачалмасам,
Жде төн бар бит әле!
3.Алтын түгел, көмеш түгел
Бәхетнең читлекләре.
Читлек кулда, ләкин читен
Кошына житүләре!
Ҡ-та:
Бәхетемнең йозагы,
Жидәү генә бит әле!
Жиде төндә ачалмасам,
Жде ай бар бит әле!
4. Бәхет читлекләрен бер көн,
Эх, бер ачасы иде!
Бәхет кошын рәхәтләнеп,
Тотып кочасы иде!
Пр-в:
Бәхетемнең йозагы,
Жидәү генә бит әле!
Жиде айда ачалмасам,
Жиде ел бар бит әле!
Эх, ачылмый бит әле!
Йозагы уш китмәле!
Жиде көндә ачалмасам,
Жиде төн бар бит әле!
Эх, ачылмай шул әле!