1.Кеше килгәч якты донъяга,
Күктә бер йолдыз кабына.
Минем дә йолдызым
Яктырта юлымда.
Ул тора язмышым сагында,
Көч бирә арыган чагымда,
Туры юл күрсәтә адашып калганда.
Күңелем моң зарга тулганда.
припев.
Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым кугендә!
Жиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу жиргә килгәнгә.
2.Йолдызлар бик күп чагында,
Минем дә йолдызым бар анда.
Вакыт житкәч бер мәл ,
Сүнәчәк бит ул да.
Нурлар чәчеп жиргә атылыр,
Сонгы тапкыр юлны яктыртыр.
Тик әлегә балкый
Минем башым очымда.
Юуата моңланган чагымда.
припев;
Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым кугендә!
Жиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу жиргә килгәнгә.
3.Һәр кемнең бар үз йолдызы,
Һәр кемнең барасы үз юлы,
Шатлыклары кайгы,
Үз моңы- зарлары.
Әгәр дә авыр хәлдә калсам,
Тормошка ышаныч югалтсам,
Үз йолдызым мине
Юуатыр ташламас.
Ул мине ялгызым калдырмас
припев;
Сүнмә генә минем йолдызым,
Балкы язмышым кугендә!
Жиңел булмаса да юлым,
Мин бәхетле бу жиргә килгәнгә.