Иркә гөлләр үсә назланып
Гүзәллекә күмеп язларны
Иркә гөлем минем Алинәм
Бәхетемә ходай язганым
Алинәкәй бәгърем күз нурым
Сиңа багышладым бу җырым
Сагынганда шуны тыңларсың
Тыңларсыңда мине уйларсың
Өзелеп сине килә күрәсе
Матур күзләреңнән үбәсе
Сине сагынуыма чама юк
Кайтып кына килер чара юк
Алинәкәй бәгърем күз нурым
Сиңа багышладым бу җырым
Сагынганда шуны тыңларсың
Тыңларсыңда мине уйларсың
Сандугачлар мине аңлыйлар
Бу җырыма кушылып сайрылар
Кайтам инде кайтам ашкынып
Эх алинәм сине сагынып
Алинәкәй бәгърем күз нурым
Сиңа багышладым бу җырым
Сагынганда шуны тыңларсың
Тыңларсыңда мине уйларсың