Үз-үземне алдап яшәгәнче,
Яшәгәнче йөрәк яндырып,
Чынга ашмас юләр хыялларны
Мин бүгенннән китәм калдырып.
Ник соң әле дөньям төссезләнде,
Җуйды күңел җебен,буявын?
Моңа кадәр мине яктылыка (матурлыкка, союэмэ)
Әйдәп барган икән хыялым.
Инде күңел бераз тынычланып,
Тау төшкәндәй булыр иңемнән.
Сөю газабыннан арынырмын,
Бу уемнан кире чигенмәм.
Яңа көнгә кереп барам менә,
Тайпылу юк әйткән суземнән.
Хыялларым белән саубуллашмыйм
Ерагаям гүя үземнән.