Әле яңа гына миңа
Ак такыя үргән идең.
“Сине генә. сине генә
Сөям, бәгърем”, – дигән идең.
Берәм-берәм очты җилгә,
Ярата ул, дигән таҗлар.
Үзең киттең, калды бары
Сары күзле ромашкалар.
Сары күзле ромашкалар.
Сары күзле ромашкалар.
Үзең киттең, калды бары
Сары күзле ромашкалар.
Хәзер кемгә инде, кемгә:
“Сине генә сөям”, – дисең,
Ак чәчәкләр бүләк итеп,
Ак бәхетләр вәгдәлисең
Берәм-берәм очты җилгә,
Ярата ул, дигән таҗлар.
Үзең киттең, калды бары
Сары күзле ромашкалар.
Сары күзле ромашкалар.
Сары күзле ромашкалар.
Үзең киттең, калды бары
Сары күзле ромашкалар.
Хыянәткә йөрәгеңдә,
Ахрысы урын бик киң.
Әйтерсең лә синең күңел
Нәкъ очкан күбәләккә тиң.
Берәм-берәм очты җилгә,
Ярата ул, дигән таҗлар.
Үзең киттең, калды бары
Сары күзле ромашкалар.
Сары күзле ромашкалар.
Сары күзле ромашкалар.
Үзең киттең, калды бары
Сары күзле ромашкалар.