Карлар ява тын гына
Салкын җирләргә.
Калды ямле җәйләрне
Сагынып сөйләргә.
Без йөргән эзләрдән
Чит ярлар узды,
Без салган сукмаклар
Кар астында калды.
Карлар ява, салкын җилләр
Ага тәрәзәгә.
Җил сүндерә алмас ялкын
Керде күңелгә.
Серләремне сөйлим
Озын хатларда,
Моңнарымны көйлим
Монсу чакларда.
Юксынам мин сине,
Сәгать саен сагынам,
Кайларга барсам да,
Тик син уйларымда.
Юксынам мин сине,
Еракта калсам да,
Тик син уйларымда,
Тик син күз алдымда.
Ак бураннар сиңа илтсен
Минем сагышны,
Төшләреңдә ишет, иркәм,
Минем тавышны.
Җырым барып җитсен
Йөрәк түреңә,
Ялкыннарам түшсен
Синең күңелеңә.
Юксынам мин сине,
Сәгать саен сагынам,
Кайларга барсам да,
Тик син уйларымда.
Юксынам мин сине,
Еракта калсам да,
Тик син уйларымда,
Тик син күз алдымда.
Карлар ява тын гына
Салкын җирләргә
Калды ямле җәйләрне
Сагынып сөйләргә.
Без йөргэн эзләрдән
Чит ярлар узды,
Без салган сукмаклар
Кар астында калды.
Юксынам мин сине,
Сәгать саен сагынам,
Кайларга барсам да,
Тик син уйларымда.
Юксынам мин сине,
Еракта калсам да,
Тик син уйларымда,
Тик син күз алдымда.